Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Тәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Бәлки күбрәк җәһәннәмдә җанны да, тәнне дә һәлак итә алучы Аллаһыдан куркыгыз! Ул беренче җанварның бѳтен вәкаләте белән аның алдында гамәл кыла иде, җирне һәм анда яшәүчеләрне үлем дәрәҗәсендәге ярасы тѳзәлгән беренче җанварга табындырды. Ул зур галәмәтләр эшли иде, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут яудыра иде. Ул беренче җанвар алдында эшләргә бирелгән галәмәтләре белән җирдә яшәүчеләрне алдый иде. Аларга кылычтан яраланган һәм терелгән җанвар сынын ясарга кушты. Беренче җанварның сыны сѳйләсен һәм аңа табынмаган һәркем үлемгә бирелсен ѳчен, икенче җанварга ул сынга җан кертергә рѳхсәт ителде. Һәм икенче җанвар кечеләрнең һәм бѳекләрнең, байларның һәм фәкыйрьләрнең, иреклеләрнең һәм колларның уң кулларына яисә маңгайларына тамга салдырды. Шушы тамгасы, ягъни җанвар исеменең тамгасы яки аның исеменең саны булмаган һәркем сатып та ала алмады һәм сата да алмады. Аларның газаплану тѳтене мәңге күтәреләчәк. Җанварга һәм аның сынына табынучы, аның исем тамгасын кабул итүче һәркем кѳндез дә, тѳнлә дә газаптан тынгы күрмәячәк». Беренче фәрештә китте һәм үзенең касәсен җир ѳстенә түкте. Җанвар тамгасы суктырган һәм аның сынына табынган кешеләрдә чирканыч һәм яман җәрәхәтләр хасил булды. Аннары, җанвар һәм аның каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аның сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды. Аннан соң, мин тәхетләрне һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хѳкем итәргә хокук бирелгән иде. Гайсә хакында шаһитлек иткәннәре ѳчен һәм Аллаһы сүзе ѳчен башлары киселгән, җанварга һәм аның сынына табынмаган, маңгайларына һәм кулларына тамга салдырмаган кешеләрнең җаннарын күрдем. Алар үледән терелеп тордылар һәм Мәсих белән мең ел буе патшалык иттеләр.
Выбор основного перевода