Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Чѳнки сез кыйбат хакка сатып алындыгыз. Шуңа күрә тәнегез белән Аллаһыны данлагыз. Сѳеклеләрем, безгә шундый вәгъдәләр бирелде! Шуңа күрә, әйдәгез, тәннең, рухның һәртѳрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк һәм Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелекне камилләштерик. Мин сезнең хакта Аллаһы кайгыртуы белән бик нык кайгыртам бит. Чѳнки мин сезне бер генә иргә – Мәсихкә ярәштем, һәм сезне Аның алдына гыйффәтле кыз кебек китереп бастырырга телим. Яратканнары арасында без беренче җимеш булсын ѳчен, Ул безне, хакыйкать сүзе аша, Үз ихтыяры белән барлыкка китерде. Ләкин, Сәрдәйстә киемнәрен пычратмаган берничә кешең бар. Алар Минем белән ак киемдә йѳриячәкләр, чѳнки моңа лаеклылар. Алар яңа җыр җырладылар: «Син язма тѳргәген алырга, аның мѳһерләрен кубарырга лаеклы. Чѳнки Син корбан итеп суелдың һәм Үзеңнең каның белән Һәр кабиләдән һәм телдән, халыктан һәм милләттән Аллаһы ѳчен кешеләрне йолып алдың.
Выбор основного перевода