Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Бѳек шәһәр ѳч ѳлешкә бүленде һәм халыкларның шәһәрләре җимерелде. Аллаһы бѳек Бабылны искә тѳшерде һәм Үзенең ярсулы ачу касәсеннән шәраб эчәргә бирде. Аның белән җир патшалары фәхешлек иттеләр, аның фәхешлек шәрабыннан җирдә яшәүчеләр исергәнче эчтеләр». Аның маңгаена серле исем язылган: «Бѳек Бабыл – җир фахишәләренең һәм чирканыч нәрсәләрнең анасы». Фәрештә кѳчле тавыш белән кычкырды: «Бѳек Бабыл җимерелде, җимерелде! Ул җеннәр торагына һәм тѳрле пакьсез рухлар, пакьсез кошлар, тѳрле пакьсез һәм нәфрәт тудыргыч хайваннарга сыену оясы булды. Чѳнки ул үзенең ярсулы фәхешлек шәрабыннан барлык халыкларны эчертте, һәм җир патшалары аның белән зина кылдылар. Сәүдәгәрләр аның кѳчле нәфес теләгеннән баедылар». Аның газапларыннан куркып, читтәрәк басып торачаклар һәм: «Кайгы, кайгы сиңа, бѳек һәм куәтле Бабыл шәһәре! Чѳнки сиңа бер сәгать эчендә хѳкем килде», – дип әйтәчәкләр.
Выбор основного перевода