Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сѳекле имандашларым, менә шуның ѳчен нык торыгыз һәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнең Раббы алдында бушка булмаячагын белеп, һәрвакыт Аның эшен бар кѳчегезне куеп башкарыгыз. Без Гайсәнең үлгәненә һәм үледән терелгәненә ышанабыз. Шуңа күрә, Гайсәгә иман итеп үлем йокысына киткәннәрне Аллаһы Аның белән кире кайтарачак. Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр. Чѳнки Аллаһының тынычлыгын кабул иткән кеше, Аллаһы Үзенең эшләреннән ял иткән кебек, үз эшләреннән соң ял итәчәк. Беренче терелүдә катнашучылар бәхетлеләр һәм изгеләр. Икенче үлем алар ѳстеннән хакимлек итми инде, ләкин алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачаклар. Алар Мәсих белән бергә мең ел буе патшалык итәчәкләр.
Выбор основного перевода