Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Сез нәрсә эшлисез? – дип кычкырдылар. – Без дә сезнең кебек үк кешеләр. Сезне бу файдасыз әйберләрдән арындыру, күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне яраткан тере Аллаһыга таба бору ѳчен без сезгә Яхшы хәбәр турында сѳйлибез. «Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хѳрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чѳнки һәммә нәрсәне Син яраттың, Һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!» Менә ѳченче фәрештә быргысын кычкыртты: елгаларның ѳчтән бер ѳлешенә һәм чишмәләргә, яктырткыч кебек янып, күктән зур йолдыз тѳште. Шул вакытта ук кѳчле итеп җир тетрәде һәм шәһәрнең уннан бер ѳлеше җимерелде. Җир тетрәүдән җиде мең кеше үлде, ә калганнары бик нык куркыштылар һәм күкләр Аллаһысын данладылар. Син күргән җанвар бар иде, инде ул юк; ул упкыннан күтәрелеп чыгачак һәм һәлак ителәчәк. Дѳнья яратылганнан бирле исемнәре Тормыш китабына язылмаган кешеләр җанварны күреп, гаҗәпләнәчәкләр, чѳнки ул бар иде, хәзер юк һәм янә булачак.
Выбор основного перевода