Җиңүчене Мин Аллаһым Йортының баганасы итеп куячакмын, һәм ул инде аннан чыкмаячак. Аның ѳстенә Аллаһымның исемен һәм күктән, Аллаһымнан иңәчәк шәһәрнең – яңа Иерусалимның исемен һәм Үземнең яңа исемемне язачакмын.
Шуннан соң күрдем: менә, тәхет белән дүрт җан иясе арасында һәм аксакаллар арасында Бәрән тора. Ул суелган кебек иде. Аның җиде мѳгезе һәм җиде күзе бар иде. Болар – бѳтен җиргә җибәрелгән Аллаһы рухлары.
Мин үзендә тере Аллаһының мѳһере булган кѳнчыгыштан күтәрелүче башка фәрештәне күрдем. Ул җиргә һәм диңгезгә зыян китерергә вәкаләт бирелгән дүрт фәрештәгә кѳчле тавыш белән: «Без Аллаһыбызның хезмәтчеләренең маңгайларына мѳһер сукканыбызга тикле җиргә, диңгезгә һәм агачларга зыян китермәгез», – дип кычкырып эндәште.
Һәм мин мѳһер сугылган кешеләрнең санын ишеттем. Бѳтен Исраил кабиләләреннән мѳһерләнгән кешеләрнең саны бер йѳз кырык дүрт мең иде: