Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Бѳек шәһәр ѳч ѳлешкә бүленде һәм халыкларның шәһәрләре җимерелде. Аллаһы бѳек Бабылны искә тѳшерде һәм Үзенең ярсулы ачу касәсеннән шәраб эчәргә бирде. Ул ничек биргән булса, сез дә аңа шулай кайтарыгыз, эшләренә карата икеләтә бирегез. Үзе әзерләгән касәдә аның үзенә икеләтә әзерләгез. Аннары, җанвар һәм аның каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аның сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды. Җанвар белән ялган пәйгамбәр ташланылган утлы һәм күкертле күлгә аларны алдаучы иблис тә ыргытылды. Алар анда кѳне-тѳне һәм мәңге газапланачаклар! Әмма куркакларның, тугры булмаганнарның, әшәкеләрнең, кеше үтерүчеләрнең, фәхешлек кылучыларның, сихерчеләрнең, потка табынучыларның, барлык ялганчыларның ѳлеше ут һәм күкерт белән ялкынланып торган күлдә. Бу – икенче үлем».
Выбор основного перевода