Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Син Минем сабыр булу кирәклеге хакында әйткән сүземне саклап тотканга күрә, җирдә яшәүчеләрне сынар ѳчен, бѳтен җиһанга киләчәк сынау вакытыннан Мин дә сине саклап калачакмын. Алар яңа җыр җырладылар: «Син язма тѳргәген алырга, аның мѳһерләрен кубарырга лаеклы. Чѳнки Син корбан итеп суелдың һәм Үзеңнең каның белән Һәр кабиләдән һәм телдән, халыктан һәм милләттән Аллаһы ѳчен кешеләрне йолып алдың. Шунда мин күктә, югарыда очып барган бѳркетне күрдем. Аның: «Калган ѳч фәрештә кычкыртачак быргы тавышы аркасында җирдә яшәүчеләргә кайгы, кайгы, кайгы!» – дип кѳчле итеп кычкырганын ишеттем.
Выбор основного перевода