Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аннан соң Ул Үзенең сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез Минем янымнан, ләгънәт тѳшкәннәр! Иблискә һәм аның фәрештәләренә билгеләп куелган мәңгелек утка барыгыз! Моңа гаҗәпләнмәгез, чѳнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп, яхшылык эшләгәннәр – яшәү ѳчен, ә явызлык эшләгәннәр – хѳкем ителү ѳчен каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә. Һәрберсе алты канатлы, канатларының тышы һәм эче күзләр белән тулы бу дүрт җан иясе: «Изге, изге, изге, Булган, Бар булучы һәм Киләчәк Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы!» – дип бертуктаусыз кѳне-тѳне кабатлыйлар. Ул беренче җанварның бѳтен вәкаләте белән аның алдында гамәл кыла иде, җирне һәм анда яшәүчеләрне үлем дәрәҗәсендәге ярасы тѳзәлгән беренче җанварга табындырды. Ул зур галәмәтләр эшли иде, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут яудыра иде. Ул беренче җанвар алдында эшләргә бирелгән галәмәтләре белән җирдә яшәүчеләрне алдый иде. Аларга кылычтан яраланган һәм терелгән җанвар сынын ясарга кушты. Беренче җанварның сыны сѳйләсен һәм аңа табынмаган һәркем үлемгә бирелсен ѳчен, икенче җанварга ул сынга җан кертергә рѳхсәт ителде. Һәм икенче җанвар кечеләрнең һәм бѳекләрнең, байларның һәм фәкыйрьләрнең, иреклеләрнең һәм колларның уң кулларына яисә маңгайларына тамга салдырды. Шушы тамгасы, ягъни җанвар исеменең тамгасы яки аның исеменең саны булмаган һәркем сатып та ала алмады һәм сата да алмады. Тагы бер фәрештә, ѳченчесе, аларга ияреп: «Кем җанварга һәм аның сынына табына, үзенең маңгаена яки кулына җанвар тамгасын кабул итә, Беренче фәрештә китте һәм үзенең касәсен җир ѳстенә түкте. Җанвар тамгасы суктырган һәм аның сынына табынган кешеләрдә чирканыч һәм яман җәрәхәтләр хасил булды. Һәм: «Раббыны мактагыз!» – дип кабатлап әйттеләр. Аның газапларының тѳтене мәңге күтәрелә. Аннан соң, мин тәхетләрне һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хѳкем итәргә хокук бирелгән иде. Гайсә хакында шаһитлек иткәннәре ѳчен һәм Аллаһы сүзе ѳчен башлары киселгән, җанварга һәм аның сынына табынмаган, маңгайларына һәм кулларына тамга салдырмаган кешеләрнең җаннарын күрдем. Алар үледән терелеп тордылар һәм Мәсих белән мең ел буе патшалык иттеләр.
Выбор основного перевода