Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз: тире ябынган ерткыч бүреләр алар.
Мин киткәннән соң, сезнең яныгызга рәхимсез, кѳтүгә карата аяусыз бүреләрнең киләчәген мин беләм.
Рух исә ачык әйтә: соңгы вакытларда кайберәүләр, алдакчы рухларга һәм җен ѳйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр.
Сѳеклеләрем! Һәр рухка инанмагыз, ул рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынагыз. Чѳнки дѳньяга күп ялган пәйгамбәрләр чыктылар.