– Исраил ирләре, ярдәм итегез! Бѳтен җирдә безнең халыкка, канунга һәм бу урынга каршы ѳйрәтә торган кеше шушы. Шуның ѳстенә, яһүд булмаганнарны Аллаһы Йортына алып кереп, бу изге урынны мәсхәрә итте, – дип кычкырдылар.
Серне әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда кинәт, күз ачып йомганчы, һәммәбез үзгәртеләчәкбез. Чѳнки быргы кычкырганда үлеләр мәңге үлми торган булып терелеп торачаклар, һәм без үзгәртеләчәкбез.