Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Чѳнки күпләр, Минем исемем белән килеп: «Мин – Мәсих», – дип әйтерләр һәм күпләрне алдарлар. Һәм күп ялган пәйгамбәрләр килеп, күпләрне алдар. Балаларым! Хәзер соңгы вакытлар. Мәсихнең дошманы киләчәге хакында сез ишеткән идегез инде. Хәзер Мәсихнең күп дошманнары чыктылар. Ахыргы вакыт җиткәнен шуннан беләбез дә инде. Кешеләр сезгә: «Кара, Ул анда», яки: «Кара, Ул монда», – диярләр; беркая да бармагыз, алар артыннан чапмагыз. Гайсә әйтте:– Сак булыгыз, сезне алдамасыннар; чѳнки күпләр Минем исемем белән килерләр һәм: «Мин – Ул», «Ул вакыт инде якын», – диярләр. Андыйларга иярмәгез.
Выбор основного перевода