Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Һәм күп ялган пәйгамбәрләр килеп, күпләрне алдар. Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул тегендә!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз. Мин Атам исеменнән килдем – сез Мине кабул итмисез, ә үз исеменнән килгәнне кабул итәсез. Моннан элегрәк үзен бик бѳек итеп күрсәтергә тырышучы Тәүдәс дигән кеше пәйда булды, аңа дүрт йѳзгә якын кеше иярде. Әмма ул үтерелү белән, аңа иярүчеләр тѳркеме юкка чыкты. Шуннан соң сан алу кѳннәрендә гәлиләяле Яһүд пәйда булды һәм күпмедер халыкны фетнәгә котыртты. Әмма ул һәлак булганнан соң аңа ияргән халык та таралды. Балаларым! Хәзер соңгы вакытлар. Мәсихнең дошманы киләчәге хакында сез ишеткән идегез инде. Хәзер Мәсихнең күп дошманнары чыктылар. Ахыргы вакыт җиткәнен шуннан беләбез дә инде.
Выбор основного перевода