Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Һәртѳрле явыз ялганнарны һәлакәткә баручыларга каршы кулланыр. Алар һәлакәткә баралар, чѳнки алар үзләрен коткара алырдай хакыйкатьне яратудан баш тарттылар. Белеп тор, соңгы кѳннәрдә авыр вакытлар булачак. Чѳнки кешеләр үзләрен генә сѳючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр; алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр һәм, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар. Тышкы яктан иман тотучы булып күренерләр, ә иман тотуның кѳчен инкяр итәрләр. Андыйлардан ерак тор.
Выбор основного перевода