Имандашлар, бер-берегезгә каршы әләкләмәгез, алай эшләсәгез, хѳкем ителерсез. Хаким инде ишек янында тора.
Бу хәлләрнең кайчан булачагы турында язуыбызның кирәге юк, туганнар.
Чѳнки сез үзегез бик яхшы беләсез: Раббы кѳне, тѳнлә белән карак кергәндәге кебек, кѳтмәгәндә килеп җитәчәк.
Кешеләр: «Бар да тыныч, куркыныч түгел», – диярләр. Шулвакыт, авырлы хатын-кызның бала тудыру газаплары җиткән кебек, аларга кинәт һәлакәт килер, һәм алар качып котыла алмаслар.
Әгәр сез караңгылыкта булсагыз, ул кѳн сезнең ѳчен карак кебек кѳтмәгәндә килер иде, ә сез, туганнар, караңгылыкта түгел.
Чѳнки сез барыгыз да яктылыкныкы һәм кѳннеке. Без тѳннеке һәм караңгылыкныкы түгел.