Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сезне Минем аркада идарәчеләр, патшалар алдына китерерләр. Бу – сез аларга һәм халыкларга Минем хакта шаһитлек итсен ѳчен булыр. Әмма болай дип сорыйм: әллә Исраил халкы шул хәбәрне ишетмәде микән? Әлбәттә, ишеттеләр: «Аларның тавышы бѳтен дѳнья буйлап үтте, һәм аларның сүзләре җир йѳзенең барлык читләренә барып җитте». Сезгә килеп җиткән бу Яхшы хәбәр, сез Аллаһы мәрхәмәтенең чынлыкта ничек булуын аңлаган кѳннән бирле арагызда ничек булса, бѳтен дѳньяда да шулай зур уңыш китерә һәм тарала. Әмма сез, иманыгызда нык һәм тайпылмыйча торып, үзегез ишеткән Яхшы хәбәр биргән ѳметтән читләшмәскә тиеш. Бу Яхшы хәбәр дѳньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән һәм мин, Паул, аның хезмәтчесе булдым.
Выбор основного перевода