Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Әмма шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның кайчан киләсен белсә, аңа үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде. Сез дә әзер булыгыз: Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк. Шунда Петер Гайсәгә әйтте:– Раббым! Бу гыйбрәтле сүзләрне безнең ѳчен генә сѳйлисеңме, әллә һәммә кешеләргәме? Раббы исә әйтте:– Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында ѳләшү ѳчен, хуҗа тарафыннан башка хезмәтчеләргә башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң? Хуҗасы, әйләнеп кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле. Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны бѳтен милке ѳстеннән башлык итеп куяр. Ә инде шул хезмәтче: «Хуҗам тиз кайтмас әле», – дип уйлап, хезмәтче ирләрне дә, хатыннарны да кыйный, үзе ашап-эчеп исерә башласа, хуҗасы ул кѳтмәгән кѳнне, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны җәзага тартыр һәм имансызлар белән бер язмышка дучар итәр. Чѳнки сез үзегез бик яхшы беләсез: Раббы кѳне, тѳнлә белән карак кергәндәге кебек, кѳтмәгәндә килеп җитәчәк. Шулай итеп, башкалар кебек йоклап ятмыйк, бәлки уяу һәм аек булыйк. Изге язмада язылганча: «Тормышны яратучы, Ямьле кѳннәр күрергә теләүче Телен яманлыктан, Авызын мәкерле сүзләрдән тыйсын.
Выбор основного перевода