Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Дога кылганда монафикъларча булмагыз. Алар, барысы да күрсен дип, гыйбадәтханәләрдә һәм юл чатында басып дога кылырга яраталар. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар. Кайгы сезгә, фарисейләр, сез гыйбадәтханәләрдә иң яхшы урыннарда утыруны һәм җыелыш мәйданнарында үзегезне ихтирам итеп сәламләүне яратасыз. Чакырылган кунакларның үзләренә түрдән урын сайлауларын күреп, Гайсә аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сѳйләде: – Канунчылардан сак булыгыз! Алар озын киемнәр киеп йѳрүне, җыелыш мәйданнарында үзләрен ихтирам итеп сәламләүне, гыйбадәтханәләрдә иң яхшы урыннарда, аш мәҗлесләрендә иң түрдә утыруны яраталар.
Выбор основного перевода