Бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар, башкасына качыгыз. Сезгә хак сүз әйтәм: сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыгарга ѳлгергәнче, Адәм Улы киләчәк.
Шуның ѳчен Аллаһының Зирәклеге әйткән: «Мин аларга пәйгамбәрләр вә рәсүлләр җибәрәм, аларның кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен эзәрлекләрләр».
Яһүдләр Раббы Гайсәне һәм пәйгамбәрләрне үтергәннәр, безне куып җибәрделәр. Алар Аллаһыга да мәгъкуль түгел, бар кешеләргә дә каршы.