Ә Мин сезгә әйтәм: бѳтенләй дә ант итмә! Күк белән дә ант итмә, чѳнки ул – Аллаһының тәхете.
Җир белән дә ант итмә, чѳнки ул – Аллаһының аяк басу урыны. Иерусалим белән дә ант итмә, чѳнки ул – бѳек Патшаның шәһәре.
Башың белән дә ант итмә, чѳнки чәчеңнең бер бѳртеген генә дә ак яки кара итә алмыйсың.
Сезнең «Әйе» дигән сүзегез – «Әйе» булсын, «Юк» – «Юк» булсын. Шуннан артык һәммәсе шайтаннан була.
«Күк – Минем тәхетем, Ә җир – Минем аяк астым, – ди Раббы. – Нинди йорт сала аласыз сез Миңа? Нинди Минем яши торган урыным?