Үҗәт халык! Йѳрәкләрегез белән дә, колакларыгыз белән дә сѳннәтсез адәмнәр! Сез, аталарыгыз кебек үк, Изге Рухка һәрвакыт каршы киләсез.
Сезнең ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр калдымы икән? Алар Хак Затның киләчәген алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аның Үзенә хыянәт иттегез һәм Аны үтердегез.