Суга чумдырылырга дип, күп фарисейләрнең һәм саддукейларның килүен күреп, ул аларга:– Сез, елан токымы! Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырбыз, дип сезгә кем әйтте?
Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хѳкем ителүгә лаек, туганына: «Яраксыз», – дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде «Ахмак», – дип әйтүче җәһәннәм утына лаек.
Яхъя янына, суга чумдырылырга дип, күп халык килә иде. Ул кешеләргә:– Әй, сез, елан токымнары! Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырсыз дип кем әйтте сезгә? – диде. –
Сезнең атагыз – иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чѳнки аңарда хакыйкать юк. Ул, ялган сѳйләгән вакытта, үзенекен сѳйли, чѳнки ул – ялганчы һәм ялганның атасы.