Базардан кайту белән дә юынмыйча ашарга утырмыйлар. Һәм бик күп башка нәрсәләрне, мәсәлән, касәләрне, чүлмәкләрне, бакырдан эшләнгән савытларны юуга караган күрсәтмәләрне үтиләр.
Фарисейләр һәм канунчылар Гайсәдән сорадылар:– Ни ѳчен Синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йолаларны үтәмиләр, ризыкны пычрак куллары белән ашыйлар?
Ә Ул аларга җавап бирде:– Сез монафикълар! Ишагыйя пәйгамбәр сезнең хакта, алдан күреп, дѳрес әйткән. Ул болай дип язган:«Бу халык Мине теле белән хѳрмәт итә,ә күңелләре исә Миннән еракта.
Аларның Миңа табынулары бушка:алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә ѳйрәтәләр».
Аллаһы әмерен читтә калдырып, сез кеше урнаштырган йолаларны үтисез.
Үзегезнең йолагызны үтәр ѳчен, ничек оста итеп Аллаһы әмерен кире кагасыз! – дип дәвам итте Гайсә. –
Муса болай дип әйткән: «Атаңны һәм анаңны хѳрмәт ит» һәм «Атасын һәм анасын хурлаган кеше үтерелергә тиеш».
Ә сез: «Әгәр кеше атасына, яки анасына: „Мин сиңа бирергә тиеш булган әйберне Аллаһыга корбан (ягъни, Аллаһыга тиешле бүләк) итеп вәгъдә иттем", – дип әйтә икән,
ул чакта ул кешегә атасы яки анасы ѳчен берни эшләмәскә мѳмкин», – дип ѳйрәтәсез.
Сез үзегезнең йолагыз белән Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз һәм шуңа охшаган тѳрле эшләр эшлисез.
Әмма Раббы аңа әйтте:– Әйе, сез, фарисейләр, савыт-сабагызның тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнең эчегез комсызлык һәм явызлык белән тулы.
Ахмаклар! Тышкы якны тудырган Аллаһы эчке якны да тудырган түгелме соң?