Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен.
Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән ѳйрәнегез, чѳнки Мин – юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз.
Чѳнки Минем камытым уңайлы һәм йѳгем җиңел!
Иерусалимга якынлашкач, Гайсә шәһәрне күреп, аның язмышы ѳчен елый башлады
һәм әйтте:– Әгәр син, ичмасам, шушы кѳндә генә булса да, синең тынычлыгың ѳчен нәрсә кирәген белсәң иде! Әмма бу хәзер синең күзләреңнән яшерелгән.
Мин һәм Ата – бер.
Алар ташлар аткан вакытта Эстефән, дога кылып: – Раббым Гайсә, минем рухымны кабул ит, – дип,
Яһүдләр Раббы Гайсәне һәм пәйгамбәрләрне үтергәннәр, безне куып җибәрделәр. Алар Аллаһыга да мәгъкуль түгел, бар кешеләргә дә каршы.