Чѳнки үзен башкаларга караганда ѳстен куючы һәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер.
Сезгә әйтәм: тегесе түгел, бәлки монысы Аллаһы алдында акланган хәлдә үз ѳенә кайтып киткән; чѳнки, үзен-үзе күтәрүче һәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер.
Ләкин Аллаһының бирә торган мәрхәмәте тагын да зуррак. Менә шуңа күрә Изге язмада: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, Ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә», – дип әйтелгән.
Яшьләр, сез шулай ук ѳлкәннәргә буйсыныгыз. Шулай ук һәрберегез бер-берегезгә карата басынкылык күрсәтегез, чѳнки Изге язмада язылганча: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, Ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә».