Кайгы сезгә, чѳнки сез пәйгамбәрләргә кабер һәйкәлләре куясыз. Ә бит нәкъ менә ул пәйгамбәрләрне сезнең ата-бабаларыгыз үтергән.
Моның белән сез ата-бабаларыгыз кылган эшләр белән килешүегезне күрсәтәсез; алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә сез аларга кабер һәйкәлләре куясыз.