Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Сак булыгыз, Мәсих тәгълиматына түгел, бәлки дѳньяның идарә итүче кѳчләренә нигезләнеп, буш һәм алдавыч фәлсәфә белән сезне һичкем кол итмәсен, Шулай итеп, ризык һәм эчемлек ѳчен яисә нинди дә булса бәйрәм яки яңа ай яисә шимбә кѳннәренә кагылышлы сораулар ѳчен сезне һичкем хѳкем итмәсен. Ясалма тыйнаклыктан һәм фәрештәләргә табынудан ләззәт табучы һичкем сезне савап алу хокукыннан мәхрүм итмәсен. Андый кеше үзе күргәннәр белән горурлана, кешелек акылының буш уйлары аны масаючан итә. Сез Мәсих белән бергә үлдегез һәм бу дѳньяның хакимлек итүче кѳчләреннән котылдыгыз. Ни ѳчен соң үзегезне, бу дѳньяда яшәүчеләр кебек: Боларның фәкать тышкы яктан, үзләре сайлаган табынуда, ясалма тыйнаклыкта һәм тәнгә карата катгый чаралар куллануда гына зирәклеге бар, әмма җенси нәфесне тыюда аларның бернинди файдасы юк. Бу шаһитлек хак. Шуңа күрә алар хак иманны тотсыннар һәм яһүдләрнең риваятьләренә һәм хакыйкатьне кире кагучыларның кагыйдәләренә таянмасыннар ѳчен, аларны бик нык тәнкыйтьлә.
Выбор основного перевода