Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Елан кавеме! Явыз була торып, сез ничек яхшы сѳйләшә аласыз? Кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була. Яхшы кеше үзенең яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара, ә явыз кеше үзенең явызлык хәзинәсеннән явызлык чыгара. Әмма Петер: – Юк, Раббым, минем беркайчан да шакшы яки хәрәм нәрсә ашаганым булмады, – диде. Шулвакыт ул янә: – Аллаһы чиста дип игълан иткәнне шакшы дип исәпләмә, – дигән тавыш ишетте. һәм аларга: – Сез, әлбәттә, беләсез: безнең дини канун буенча яһүдигә башка халык кешеләре белән аралашырга, алар янына кунакка йѳрергә рѳхсәт ителми. Әмма Аллаһы миңа бер кешене дә шакшы яки хәрәм дип исәпләмәскә кирәклеген күрсәтте. Мин Раббы Гайсәгә иман иткәнгә, һичнәрсә дә үзеннән-үзе хәрәм түгел, дип инанам. Ә кем берәр нәрсәне хәрәм дип уйласа, шул нәрсә аның ѳчен хәрәм була. Аллаһы Патшалыгы ризык һәм эчемлектән тормый, бәлки Изге Рух биреп торучы тәкъвалыктан, татулыктан һәм шатлыктан тора. Сафлар ѳчен барысы да саф, әмма бозык һәм имансыз кешеләр ѳчен бернинди саф нәрсә юк, чѳнки аларның акыллары һәм вѳҗданнары бозык.
Выбор основного перевода