Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Аларның күңелләре һәртѳрле яманлык, мәкерлек, комсызлык, явызлык белән тулган. Алар кѳнчелек, кеше үтерү, ызгыш-талаш, алдау, яман ниятләр белән тулы. Алар – гайбәтчеләр, яла ягучылар, Аллаһыны нәфрәт итүчеләр, оятсызлар, тәкәбберләр, мактанчыклар, явызлык тудыручылар, ата-анага итагатьсезләр, акылсызлар, үз сүзендә тормаучылар һәм шәфкатьсезләр, мәрхәмәтсезләр. Үзен имандаш дип атап та, фәхеш яки комсыз, потка табынучы яки яман телле, эчкече яки талаучы булып кала бирүче белән аралашмагыз, хәтта андый кеше белән бергә ашамагыз да, дип яздым мин сезгә. Явызлык кылучыларның Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячакларын белмисезме әллә? Алданмагыз: азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мѳнәсәбәткә керүче ирләр, караклар, комсызлар, эчкечеләр, яман теллеләр, талаучылар – берсе дә Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар. Кешелек табигатенең эшләре билгеле: алар – фәхешлек, пычраклык, азгынлык, потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хѳсетлек, бик нык ярсу, тәкәбберлек, низаглар, үзара каршылыклар, кѳнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаган башкалар. Инде элек әйткәнемчә, сезне яңадан кисәтәм: болай эшләүчеләр Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар. Әмма фәхешлек, һичнинди бозыклык һәм комсызлык турында сезнең арада сүз дә булырга тиеш түгел. Аллаһы кешеләре изге булганга күрә, аларга болар килешми бит. Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата һәм кинаяле мәзәкләр сѳйләү дә сезгә килешми, киресенчә, вакытыгызны Аллаһыга шѳкер итүгә багышлагыз. Шулай итеп, үзегездәге дѳньяви теләкләрне: фәхешлек, пычраклык, нәфес, хайвани теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез. Шуны да беләбез: канун тәкъва кешеләр ѳчен түгел, бәлки канунсызлар һәм буйсынмаучылар, имансызлар һәм гѳнаһлылар, Аллаһыны да, изге нәрсәләрне дә ихтирам итмәүчеләр, атасын яки анасын үтерүчеләр һәм кеше үтерүчеләр ѳчен, фәхешләр, ирләр белән җенси мѳнәсәбәткә керүче ирләр, кеше урлаучылар, ялганчылар, ялган шаһитләр һәм аек тәгълиматка каршы килгән башка барлык нәрсәләр ѳчен чыгарылган. Чѳнки кешеләр үзләрен генә сѳючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр; алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр һәм, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар. Әмма куркакларның, тугры булмаганнарның, әшәкеләрнең, кеше үтерүчеләрнең, фәхешлек кылучыларның, сихерчеләрнең, потка табынучыларның, барлык ялганчыларның ѳлеше ут һәм күкерт белән ялкынланып торган күлдә. Бу – икенче үлем». Ә этләр, сихерчеләр, фәхешлек кылучылар, кеше үтерүчеләр, потка табынучылар, ялганны яратучы һәм эшләүче һәркем тышта калачак. Елан кавеме! Явыз була торып, сез ничек яхшы сѳйләшә аласыз? Кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була. Яхшы кеше үзенең яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара, ә явыз кеше үзенең явызлык хәзинәсеннән явызлык чыгара. Бер үк авыздан данлаулар да, каргышлар да чыга. Имандашларым, алай булырга тиеш түгел. Бер чишмәдән тѳче һәм тозлы су ага аламы әллә? Имандашларым, инҗир агачы зәйтүн, ә йѳзем чыбыгы инҗир җимеше бирә аламыни? Тозлы чишмә дә тѳче су бирә алмый.
Выбор основного перевода