Яхъя тѳрмәгә утыртылганнан соң, Гайсә, Аллаһыдан килгән Яхшы хәбәрне сѳйләп, Гәлиләягә килде.
Ул, Гәлиләя диңгезе яныннан үтеп барганда, диңгездә балык тотучы (ә алар балыкчы иделәр) Шимунны һәм аның энесе Әндрине күреп, әйтте:– Миңа иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы итәрмен.