Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Гайсә шулай сѳйләп торганда, Аның янына яһүд башлыкларының берсе килеп тез чүкте һәм Аңа әйтте:– Хәзер генә минем кызым үлде. Ә Син аның янына килеп, ѳстенә кулларыңны куйчы, һәм ул яшәячәк! Алар китәм дигәндә, Гайсә янына җенле телсез кешене китерделәр. һәм ялварып сорады:– Минем кызым үлем хәлендә ята. Килеп, аның ѳстенә кулларыңны куйчы, ул савыгыр һәм яшәр иде! Гайсә сукырны җитәкләп авылдан чыгарды. Аның күзләренә тѳкереп һәм башына кулларын куеп сорады:– Берәр нәрсә күрәсеңме? Гайсә аның күзләренә тагын кулларын тидергәч, ул текәлеп карады һәм ачык итеп күрә башлады. Кояш баеган вакытта тѳрле авырулардан газап чигүче якыннары булган бар кешеләр аларны Гайсә янына алып килделәр. Ул, авыру кешеләрнең һәрберсе ѳстенә кулларын куеп, аларны савыктырды. Гайсә бер телсез кешенең эченнән җенне куып чыгарды. Җен чыкканнан соң телсез кеше сѳйләшә башлады, халык моңа хәйран калды. Гайсә аның ѳстенә кулларын куеп алды; хатын шундук тураеп басты һәм Аллаһыны данлый башлады. Ул илаһи күренештә Һанани исемле берәүнең үзе янына килүен һәм, күзләре янә күрә башласын ѳчен, Һананиның аның ѳстенә кулларын куюын күрде, – диде аңа Раббы. Барысы да ашадылар һәм туйдылар, калган сыныкларны җыеп, унике кәрзингә тутырдылар. Поплиның атасы бизгәк һәм корсак авыруы белән җәфаланып ята иде. Паул, аның янына кереп, дога кылды һәм, аның ѳстенә кулларын куеп, аны савыктырды.
Выбор основного перевода