Гайсә менә шушы уникене нәсыйхәт биреп җибәрде:– Башка халыкларга бармагыз һәм Самареянең бер шәһәренә дә кермәгез.
Бигрәк тә Исраил халкының югалган сарыклары янына барыгыз.
Ә Паул һәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаһы сүзе иң элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз һәм шуның белән үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел итәсез. Шуңа күрә без башка халыкларга таба борылабыз.
Чѳнки Раббы безгә: «Синең аша котылу Җирнең читләренә кадәр Барып җитсен дип, Мин Сине башка халыкларга Яктылык итеп куйдым», – дигән әмер бирде.