Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Гайсә, алты кѳннән соң, Петерне, Ягъкубны һәм аның энесе Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга менде. Алар анда үзләре генә иделәр. Гайсә Петердән, Ягъкубтан, Ягъкубның энесе Яхъядан башка һичкемгә Үзе белән барырга рѳхсәт итмәде. Гайсәнең исеме киң танылгач, ул хакта Һируд патшага да ишетелде. Кайберәүләрнең сѳйләвенчә, Бу – үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя, шуңа күрә Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар, Яһирнең ѳенә килеп җиткәч, Петердән, Яхъядан, Ягъкубтан һәм кызның әти-әнисеннән башка берәүгә дә керергә рѳхсәт итмәде. Ѳйгә кереп, Гайсә белән үзләре генә калгач, шәкертләре Аннан:– Ә ни ѳчен аны без куып чыгара алмадык? – дип сорадылар. Кайтып җиткәч, үзләре тукталган ѳске каттагы бүлмәгә керделәр. Анда Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри, Филип, Томас, Бартулумай, Маттай, Һалфай улы Ягъкуб, Шимун кѳрәшүче һәм Ягъкуб улы Яһүд бар иде.
Выбор основного перевода