Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Аллаһы Йортында ѳйрәткәндә Гайсә әйтте:– Мәсихне Давыт Улы дип канунчылар ничек әйтә алалар? Ул һәр кѳн Аллаһы Йортында ѳйрәтте. Баш руханилар, канунчылар һәм халык аксакаллары исә Аны һәлак итү әмәлен эзләделәр. Кѳндезләрен Гайсә Аллаһы Йортында ѳйрәтә, ә кич җиткәч, аннан китеп, тѳннәрен Зәйтүн тавы дип аталган тауда үткәрә иде. Иң баш рухани исә Гайсәдән Аның шәкертләре хакында һәм нәрсәләргә ѳйрәтүе турында сорашты. Гайсә аңа:– Мин дѳньяга ачык сѳйләдем. Һәрвакыт яһүдләр җыела торган гыйбадәтханәдә һәм Аллаһы Йортында ѳйрәттем һәм яшеренеп һичнәрсә сѳйләмәдем. Нигә Миннән сорыйсың? Мин сѳйләгәннәрне ишеткән кешеләрдән сора. Мин нәрсә сѳйләгәнне алар беләләр, – дип җавап бирде.
Выбор основного перевода