Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Гайсә, аларны калдырып, шәһәрдән Бәйтәниягә китте һәм тѳнне анда үткәрде. Шул шәһәрдә яшәүче гѳнаһлы бер хатын, Гайсәнең фарисей ѳендә ашап утыруын белеп, алебастр савытка салынган хуш исле май алып, шул йортка килде. Ул Гайсәнең артында елап басып торды, күз яшьләре Аның аякларын чылатты. Гайсәнең аякларына тамган күз яшьләрен үзенең чәчләре белән сѳртеп, Аның аякларын үбә-үбә, хуш исле май белән майлады. Гайсәне ашка чакырган фарисей моны күреп: «Әгәр ул пәйгамбәр булса, үзенә кагылучы хатынның нинди икәнлеген белер иде. Ул бит гѳнаһлы хатын», – дип уйлады.
Выбор основного перевода