Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Ләкин Аллаһы, Үз халкыннан гаеп табып, болай дип әйтә: «Шундый кѳннәр киләчәк, ди Раббы, Мин Исраил халкы вә Яһүд халкы белән яңа килешү тѳзиячәкмен. Бу килешү Мин аларның ата-бабаларын Мисырдан җитәкләп чыгарганда тѳзегән килешүгә охшамаган. Алар Минем килешүемә тугрылыклы булмадылар, һәм Минем алардан гайрәтем чикте, ди Раббы. Исраил халкы белән Мин киләчәк кѳннәрдә тѳзиячәк килешү шушы: Үз кануннарымны Мин аларның зиһеннәренә салачакмын, күңелләренә язып куячакмын. Мин – аларның Аллаһысы, ә алар Минем халкым булачак. Инде беркем дә икенче берәүне, үзенең туганын: „Раббыны танып бел", – дип ѳйрәтмәячәк. Чѳнки Мине кечесеннән башлап олысына кадәр беләчәк. Чѳнки Мин аларның явыз эшләрен кичерәчәкмен, кылган гѳнаһларын инде беркайчан да искә алмаячакмын». Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үзен Үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, һәм, без тере Аллаһыга хезмәт итә алсын ѳчен, Аның каны безнең вѳҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр. Шуңа күрә Мәсих, иске килешү вакытында кылынган гѳнаһлардан кешеләрне Үз үлеме белән коткарып, Аллаһы тарафыннан чакырылганнар вәгъдә ителгән мәңгелек мирасны ала алсыннар ѳчен, яңа килешүне Урнаштыручы булды. Әгәр дә васыять* бар икән, аны язган кешенең үлгәнен исбатларга кирәк. Чѳнки васыять, аны язган кеше исән чагында, бернинди дә кѳчкә ия булмый. Васыять аны язган кеше үлгәч кенә кѳченә керә. Шуның ѳчен беренче килешү каннан башка гамәлгә керә алмады. Муса канун күрсәтмәләренең барысын да халык алдында укып чыккач, кызыл йон вә һүссѳп чыбыкларын алып, бар халыкка һәм канун язылган тѳргәкнең үзенә бозау, кәҗә каны белән су сибеп чыкты. Ул: «Бу – килешүне раслаучы кан. Аллаһы сезгә ул килешүне үтәргә әмер бирде», – диде. Ул шулай ук чатырга һәм анда булган, Аллаһыга гыйбадәт кылганда кулланылган барлык әйберләргә кан сибеп чыкты. Канун бар нәрсәнең диярлек кан белән пакьләндерелүен таләп итә, һәм кан түгелмичә ярлыкау булмый.
Выбор основного перевода