Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шул вакыттан алып, Гайсә шәкертләренә Үзенең Иерусалимга барырга һәм анда аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан күп газапларга дучар ителергә, анда үтерелергә, әмма ѳченче кѳнне терелтеп торгызылырга тиешлеге хакында ачык итеп сѳйли башлады. Шулай ук, баш руханилар белән бергә, канунчылар һәм аксакаллар да Аны мыскылладылар: Гайсә, Адәм Улының күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга һәм үтерелергә, әмма ѳч кѳннән соң терелеп торырга тиешлеге турында шәкертләренә сѳйли башлады. Алар тагын Иерусалимга килделәр. Гайсә Аллаһы Йортының ишегалдысы буйлап йѳргән чакта, Аның янына баш руханилар, канунчылар һәм аксакаллар килделәр. Ул әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүд килеп чыкты. Аның белән бергә баш руханилар, канунчылар һәм аксакаллар җибәргән халык тѳркеме кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килде. Баш руханилар, аксакаллар, канунчылар һәм бѳтен Югары киңәшмә, иртәдән үк киңәшләшеп, Гайсәне бәйләделәр һәм Пилатка илтеп тапшырдылар. Ул:– Адәм Улы күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга, үтерелергә әмма ѳченче кѳнне терелтеп торгызылырга тиеш, – диде. Кѳннәрнең берендә Гайсә, Аллаһы Йортында халыкны ѳйрәтеп, Яхшы хәбәр сѳйләгәндә, Аның янына аксакаллар белән баш руханилар һәм канунчылар килде.
Выбор основного перевода