Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
«Раббы Аллаһы минем Раббыма әйтте:Мин дошманнарыңны салганчыСинең аякларың астынаУтыр Минем уң ягымда», –диде. Шуннан соң күктә Адәм Улының билгесе күренер һәм, Аның күк болытлары ѳстендә кодрәт һәм балкып торган бѳек дан белән килүен күреп, җирнең бѳтен халыклары кычкырып, бик нык кайгырырлар. шунда бѳек кодрәт һәм балкып торган дан белән болытларда килүче Адәм Улын күрерләр. Давыт үзе Зәбур китабында әйтә бит:«Раббы Аллаһы минем Раббыма әйтте:Мин дошманнарыңны аяк астыңабаскыч итеп салганчы,Утыр Минем уң ягымда». Шул вакыт кодрәт һәм балкып торган бѳек дан белән болытта килүче Адәм Улын күрерләр. Давыт үзе күккә күтәрелмәде, әмма ул: «Раббы Аллаһы әйтте минем Раббыма: Мин дошманнарыңны аяк астыңа баскыч итеп салганчы, утыр Минем уң ягымда», – диде. һәм бездә, иман итүчеләрдә, хәрәкәт итүче куәтенең чагыштыргысыз бѳек икәнен белүегезне теләп, Ул күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Бу куәт һәм Аллаһы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенең уң ягына утыртканда кулланган кодрәтле кѳч – бер үк. Сез Мәсих белән бергә терелеп тордыгыз, шуңа күрә күктәге нәрсәләргә ашкыныгыз, Мәсих анда Аллаһының уң ягында утыра; Аның Улы – Аллаһының даны чәчкән яктылык вә Аллаһының тѳп-тѳгәл чагылышы. Ул һәммә нәрсәне Үзенең кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гѳнаһларыннан чистарткач, Ул күктә Мәһабәт Аллаһының уң ягына утырды. Фәрештәләрнең берәрсенә Аллаһы кайчан да булса: «Дошманнарыңны Синең аяк астыңа баскыч итеп салганчы, утыр Минем уң ягымда», – дигәнмени? Ләкин бу Баш Рухани, гѳнаһлар ѳчен мәңгелек кѳчкә ия булган корбанны бер мәртәбә китергәч, Аллаһының уң ягына утырды. Гайсәдән – иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән күзебезне һәрдаим алмый торыйк. Үзен киләчәктә кѳткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаһы тәхетенең уң ягында утыра. Менә, Ул болытлар ѳстендә килә, Һәм Аны һәркем күрер. Аны чәнчегән кешеләр дә Аны күрәчәкләр. Җирдәге барлык халыклар Аның ѳчен үкереп елаячаклар. Әйе, амин. Шуннан соң мин ак болыт һәм болыт ѳстендә утыручы адәм улына охшаган Затны күрдем. Аның башында алтын таҗы һәм кулында үткен урагы бар иде.
Выбор основного перевода