Бу вакыт Петер аста, ишегалдында иде. Иң баш руханиның хезмәтче кызларыннан берсе килеп,
учак янында җылынып утырган Петерне күреп алды һәм аңа текәлеп карап:– Син дә бит бу насаралы Гайсә белән бергә булдың, – диде.
Әмма Петер ваз кичеп әйтте:– Мин бернәрсә дә белмим, синең нәрсә хакында сѳйләгәнеңне аңламыйм!Һәм тышка, алгы ишегалдына чыгып китте. [Шул вакытта әтәч кычкырды.]
Хезмәтче кыз исә, аны анда күреп алды һәм ишегалдында булган кешеләргә икенче тапкыр әйтте:– Бу кеше – аларның берсе.
Петер тагын ваз кичте. Бераздан ишегалдында торучылар әйттеләр:– Ә син чыннан да аларның берсе. Син дә бит Гәлиләядән.
Ул:– Мин Аны, сез әйткән Кешене, белмим! Әгәр сүзләрем дѳрес булмаса, мине каһәр суксын! – дип ант итә башлады.
Нәкъ шул вакыт әтәч икенче тапкыр кычкырды. Петер исә Гайсәнең: «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең», – дигән сүзләрен исенә тѳшереп, елый башлады.
Гайсә аңа:– Син Минем ѳчен җаныңны да бирергә әзерме? Сиңа хак сүз әйтәм: әтәч кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде.