Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Колоссянам
1 2 3 4
Параллельные места
Бу дѳньяның гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезнең яңаруы аша, Аллаһыга үзегезне үзгәртергә юл куегыз. Шуның белән Аллаһының ихтыярын – нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен – аныклый алырсыз. Ул, Мәсихтә тормышка ашырырга карар кылган нияте буенча, безгә Үз ихтыярының яшерен максатын белдерде. Боларның һәммәсе ѳчен мин дә, Раббы Гайсәгә иманыгыз һәм бар изгеләргә карата мәхәббәтегез турында ишетеп, догаларымда искә алып, сезнең ѳчен Аллаһыга бертуктаусыз рәхмәт укыйм һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысы, данлы Ата Үзен танып белү ѳчен сезгә зирәклек һәм ачылыш Рухы бирсен дип дога кылам. Мәхәббәтегез белемдә дә, һәртѳрле зирәклектә дә артканнан арта барсын,
К Колоссянам
1 2 3 4
Выбор основного перевода