Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Колоссянам
1 2 3 4
Параллельные места
Аллаһыны беркем, беркайчан күрмәгән. Аны Ата ѳчен иң якын булган бердәнбер Улы ачып бирде. Бу гасырның илаһы имансызларның акылын томалады, һәм алар күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы булган Мәсих даны турындагы Яхшы хәбәрнең яктылыгын күрмиләр. Мѳбарәк һәм бердәнбер Хаким, патшаларның Патшасы һәм хуҗаларның Хуҗасы, бердәнбер үлмәс, якын бара алмаслык яктылыкта торучы, кешеләрдән һичкем күрмәгән һәм күрүе дә мѳмкин булмаган Аллаһы Мәсихне үз вакытында күрсәтәчәк. Аллаһыга хѳрмәт һәм мәңгелек хакимлек булсын! Амин. Аның Улы – Аллаһының даны чәчкән яктылык вә Аллаһының тѳп-тѳгәл чагылышы. Ул һәммә нәрсәне Үзенең кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гѳнаһларыннан чистарткач, Ул күктә Мәһабәт Аллаһының уң ягына утырды. Лаудикея бердәмлегенең фәрештәсенә яз: «Амин дип аталган тугры һәм хакыйкый Шаһит, Аллаһы булдырган нәрсәләрнең Чыганагы булган Зат болай дип әйтә:
К Колоссянам
1 2 3 4
Выбор основного перевода