Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Колоссянам
1 2 3 4
Параллельные места
Имандашлар, сезнең белми калуыгызны теләмим: мин күп тапкырлар яныгызга килергә ният иттем, ләкин әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. Яһүд булмаган башка халыклар арасындагы кебек, сездә дә уңыш җыя алуымны телим. Чѳнки безне Аллаһы бар итте, Аның алдан әзерләнгән игелекле эшләрен башкару ѳчен без Мәсих Гайсә аркылы барлыкка китерелдек. Шулай итеп мин, Раббы хакына тоткын буларак, сездән үтенәм: Аллаһыдан алган чакыруыгызга лаеклы итеп яшәгез. Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулай итсәгез, сезгә киләмме яки сезнең турыда ишетәмме, сезнең, бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә иман хакына кулга-кул тотынып кѳрәшүегезне белермен. Без шулай итеп сезне дәртләндердек, юаттык, Үз Патшалыгына һәм данына чакыручы Аллаһының ихтыяры буенча яшәргә ѳндәдек. Аллаһыны канәгатьләндерү ѳчен ничек яшәргә кирәклеге турында ѳйрәткән идек, һәм сез шул ѳйрәтүләр буенча яшисез. Ә хәзер, имандашлар, без һәммәбез Раббы Гайсәнеке булганга күрә, сездән үтенеп сорыйбыз: тагын да зуррак тырышлыклар куегыз.
К Колоссянам
1 2 3 4
Выбор основного перевода