Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Колоссянам
1 2 3 4
Параллельные места
Әмма хәзер мин кем булсам, Аллаһы мәрхәмәте белән булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт бушка китмәде: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, бәлки минем белән булган Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте. һәм бездә, иман итүчеләрдә, хәрәкәт итүче куәтенең чагыштыргысыз бѳек икәнен белүегезне теләп, Ул күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Бу куәт һәм Аллаһы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенең уң ягына утыртканда кулланган кодрәтле кѳч – бер үк. Аллаһы куәтенең хәрәкәте белән Ул биргән мәрхәмәт аркылы мин Яхшы хәбәр тарату эшендә хезмәтче булдым. Ә бездә хәрәкәт итүче куәт белән, сораганыбыздан яки уйлаганыбыздан чагыштырмаслык дәрәҗәдә күбрәк эшли Алучыга
К Колоссянам
1 2 3 4
Выбор основного перевода