Аллаһы да шулай ук эшләде түгелме соң? Ул, Үзенең ачуын күрсәтергә һәм кодрәтен белдерергә теләп, Үзенең ачуы юнәлгән, һәлакәткә дучар ителгән чүлмәкләргә зур сабырлык белән түзде. Ул моны Үзенең даны ѳчен Үзе әзерләгән, шәфкать күрсәткән чүлмәкләргә Үзенең бай данын белдерү ѳчен эшләде.
Әмма безне һәрвакыт Мәсихнең җиңү тантанасында йѳртүче һәм безнең аша һәр җирдә Үзе хакында белем хушбуе таратучы Аллаһыга рәхмәт яусын.