Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Колоссянам
1 2 3 4
Параллельные места
Барча халыклар да ишетсен ѳчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бѳтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер. Ә инде башка орлыклар исә уңдырышлы җиргә тѳшкән; алар үсеп күтәрелгән һәм утызлата, алтмышлата, йѳзләтә уңыш биргән. Аның тулылыгыннан без һәммәбез мәрхәмәт ѳстенә мәрхәмәт алдык, Мине сез сайламадыгыз, бәлки Мин сезне сайладым: сез барып җимеш бирсен һәм җимешегез даими булсын дип, сезне билгеләп куйдым. Шулай итеп, Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны сезгә бирәчәк. Имандашлар, сезнең белми калуыгызны теләмим: мин күп тапкырлар яныгызга килергә ният иттем, ләкин әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. Яһүд булмаган башка халыклар арасындагы кебек, сездә дә уңыш җыя алуымны телим. Ә алар Аның мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаһы тарафыннан түләүсез акланалар. Иман серенең бѳек булуы бәхәссез: Ул тәндә пәйда булды, Изге Рух тарафыннан хак дип күрсәтелде, Аны фәрештәләр күрде, Ул халыклар арасында вәгазьләнде, Дѳньяда иман белән кабул ителде, Дан белән күккә ашты.
К Колоссянам
1 2 3 4
Выбор основного перевода