10
Минем белән бергә зинданга ябылган Аристарх сезгә сәлам тапшыра һәм Барнабның туганнан-туган кардәшенең улы Марк (аның турында, яныгызга килсә, аны кабул итегез, дигән әмер алдыгыз) һәм шулай ук Юсты дип тә аталган Гайсә сезгә сәлам тапшыра. Алар – Аллаһы Патшалыгы ѳчен минем белән бергә хезмәт итүчеләр арасында Мәсихкә иман итүче яһүдләрнең бердәнберләре; алар миңа зур юаныч булдылар.