Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Колоссянам
1 2 3 4
Параллельные места
Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган һәр нәрсә Аннан башка яратылмаган. Ул дѳньяда булды, ләкин дѳнья, Аның аша яратылган булуга карамастан, Аны танымады. һәм бездә, иман итүчеләрдә, хәрәкәт итүче куәтенең чагыштыргысыз бѳек икәнен белүегезне теләп, Ул күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Бу куәт һәм Аллаһы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенең уң ягына утыртканда кулланган кодрәтле кѳч – бер үк. Мәсих анда күкләрдәге барлык башлыклар, хакимлекләр, куәтләр һәм һәртѳрле югары кѳчләр ѳстеннән бу дѳньяда гына түгел, бәлки киләчәк дѳньяда да һәртѳрле атаклы исемнәр белән аталганнардан югарырак булып хакимлек итә. Шушы соңгы кѳннәрдә Ул безгә бѳтен нәрсәнең варисы итеп куйган Улы аша сѳйләде. Аллаһы галәмне Улы аша барлыкка китерде. Аллаһы һәммә нәрсәне бар итә һәм саклый. Үзенә иярүче күпләгән кешене данга илткән чагында Аның Гайсәне газаплар аша камиллеккә ирештерүе урынлы булды. Чѳнки коткарылуга аларны Гайсә илтә.
К Колоссянам
1 2 3 4
Выбор основного перевода