Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Колоссянам
1 2 3 4
Параллельные места
Инде кыскача язып киткәнемчә, Аллаһы миңа серен ачып, Үзенең ниятен белдерде. Сез, язганнарымны укып, Мәсихнең серен ни рәвешле аңлавымны күз алдына китерә алырсыз. Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм ителмәде. Хәзер исә Аллаһы аны Рух аркылы изге рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә ачып бирде. һәм Аллаһы серенең ничек тормышка ашуын һәммәсенә ачыклау хѳрмәте бирелде. Һәрнәрсәне бар иткән Аллаһы бу серне иң баштан ук яшереп тоткан иде. Аллаһының максаты: иман итүчеләр бердәмлеге аркылы Үзенең күпкырлы зирәклеген күкләрдәге башлык һәм хакимлекләргә хәзер мәгълүм итү иде.
К Колоссянам
1 2 3 4
Выбор основного перевода