Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Колоссянам
1 2 3 4
Параллельные места
Чѳнки яһүд булмаганнарны Аллаһыга буйсынучан итү ѳчен, Мәсих минем аша гамәл кылганнардан башка нәрсәләр хакында һичнәрсә сѳйләргә батырчылык итмәм. Ул боларны сүз һәм эш белән, галәмәтләр һәм могҗизалар кѳче ярдәмендә, Аллаһы Рухының кодрәте белән башкарды. Мин Иерусалимнан Иллүрикүн ѳлкәсенә кадәр йѳреп, Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне тулысынча җиткердем. Шулай итеп, безне һәркем Мәсихнең хезмәтчеләре һәм Аллаһы серләре ышанып тапшырылган идарә итүчеләр дип санасын. Моны үз теләгем белән эшләсәм, савабы булачак; әгәр үз ихтыярым белән эшләмәсәм, мин бары үземә ышанып тапшырылган хезмәтне башкарам.
К Колоссянам
1 2 3 4
Выбор основного перевода