Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4
Параллельные места
Бѳтен дѳнья милкен үзенә алып, җанын һәлак итсә, кешегә моннан ни файда? Ул, үзенең җанын кире кайтарып алыр ѳчен, нәрсә тәкъдим итә алыр икән соң? Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү – шул мәңгелек тормыштыр. Чѳнки сезнең янда булганда мин Гайсә Мәсихтән һәм шуның ѳстенә Аның хачка кадаклануыннан башка һичнәрсә белмәскә карар кылдым. Һәммәбез иманда һәм Аллаһы Улын танып белүдә бердәм булганга кадәр бу шулай дәвам итәр. Шулай итеп, без иманда җитлеккән һәм Мәсихнең камиллеге дәрәҗәсенә ирешкән кешеләр булырбыз. мин моны, алар мәхәббәттә берләшеп, күңелләре күтәрелсен һәм тѳшенү алып килә торган ышануның тулы байлыгына ия булсыннар ѳчен эшлим. Шул рәвешчә алар Аллаһының серен – Мәсихне белерләр. Үзенең даны һәм камиллеге белән безне Чакырган Затны танып белүебез аша Аның илаһи кодрәте безгә Аллаһыга яраклы итеп яшәргә кирәк булган һәммә нәрсәне бүләк иткән.
Выбор основного перевода